Милли проектлар
27 ноябрь 2023, 07:43

Эшкуарлыкка өйрәнәләр

Миякә районының Советлар Союзы Герое Мансур Абдуллин исемендәге 1 санлы мәктәптә эшкуар хатын-кызлар Ассоциациясе вәкилләре белән очрашу узды.  

Эшкуарлыкка өйрәнәләрЭшкуарлыкка өйрәнәләр
Эшкуарлыкка өйрәнәләр

Миякә районының Советлар Союзы Герое Мансур Абдуллин исемендәге 1 санлы мәктәптә эшкуар хатын-кызлар Ассоциациясе вәкилләре белән очрашу узды.

 

Ул “Кече һәм урта бизнес” гомумдәүләт проекты кысаларында үтте.

Очрашу  “Эшкуарлыкка мәктәп скамьясыннан” дигән  республика проектын үз эченә алган. Аның авторы Алла Кузьмина. Проектның сигезенче сезоны Сибай, Дуван, Миякә һәм Шаран районнарында старт алды.

Укучылар өч: мотивация, үсешле, проект блокларында  эш итә.  Төп максат – укучыларга иртә профессиональ юнәлеш бирү, өлкән сыйныф укучыларын эшкуралыкның нечкәлекләре белән таныштыру,  яшьләрдә эшкуарлыкка карата уңай караш тәрбияләү һәм бизнес-проектлары аша үз мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү.

Проектта бизнес-тренерлардан,  коучлардан, психологлардан тренинглар, мастер-класслар; эшкуарлар белән очрашулар, практик сәгатьләр каралган.  

Укучылар бу проектка теләп кушыла.  Ахырда финалга чыгучылар жюрига үзләренең бизнес-проектларын тапшыралар.

Бушлай алып барылучы бу программа  16 - 19 яшьлек үсмерләр өчен каралган.

Фото: kumertime.info, stepmk.ru

Эшкуарлыкка өйрәнәләр
Эшкуарлыкка өйрәнәләр
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас