+21 °С
Болытлы


Башкортстанда “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында Белорет районында Камаелга елгасы аша күпер ремонтланды. Объектның гомум озынлыгы 29 метр тәшкил итә.
Күпер Уфа-Инҗәр-Белорет трассасында Инҗәр авылы янында урнашкан. Бу бик популяр туристик юнәлеш: юл Инҗәр тешчәләренә, Көньяк Урал табигать тыюлыгына һәм башка истәлекле урыннарга алып бара.
Күперне ремонтлауга 33,2 млн.сум акча юнәлтелгән, шул исәптән 32,6 млн. сумм - федераль бюджеттан.