Милли проектлар
24 ноябрь 2023, 07:05

“Конкурста “сыек” проектлар булмады”

Башкортстан мәшгульлек өлкәсендә Бөтенрусия конкурсында берьюлы ике бүләк яулады.

БашинформБашинформ
Фото:Башинформ

  Башкортстанның мәшгульлек хезмәте мәшгульлек өлкәсендә II Бөтенрусия һөнәри осталык конкурсында ике бүләк яулады. Бу хакта БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Конкурсның оештыру комитеты өч номинациядә җиңүчеләрне раслады: “Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең  иң яхшы белгече”, “Русиянең иң яхшы мәшгульлек үзәге”, “Мәшгульлек үзәгенең иң яхшы проекты". "Конкурста сыек проектлар булмады. Конкурсантлар барысы да бик көчле иде", - ди РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары, конкурсның оештыру комитеты җитәкчесе Елена Мөхтиярова.

Финалистларны билгеләү өчен жюри 600дән артык документны, 130 видеоны, шул ук санда фото һәм презентацияләрне, шулай ук 400дән артык өстәмә материалны анализлады.

«Демография» милли проекты кысаларында Башкортстанның мәшгульлек хезмәтен модернизацияләү 2019 елда башланды.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас