Милли проектлар
22 ноябрь 2023, 19:58

Яңа сквер һәм аллеялар калка

Башкортстанда “Торак һәм шәһәр мохите” проектының «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру»  федераль  проекты кысаларында җәмәгать территорияләре актив төзекләндерелә. Агымдагы елда республикада барлыгы 123 территория яңартылган. Аларда нигездә яшелләндерү, яктырту, асфальт түшәү, кечкенә архитектура формалары урнаштырулар үткәрелә. Шулай ук заманча спорт мәйданчыклары, скверлар, уңайлы җәяүлеләр инфраструктурасы булдырыла, дип билгеләп үттеләр БРның Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында. Гадәттә, бу тавыш бирү нәтиҗәләре буенча халык сайлаган кечкенә объектлар.

Кугәрчен районы Морак авылының «Төньяк» микрорайонында быел күптән көтелгән ял зонасы ачылды. Бу урында кайчандыр базар булган. Хәзер бу балалар өчен генә түгел, ә әниләр, бәбиләр  һәм олы яшьтәгеләр өчен дә яраткан күңел ачу урыны. Биредә брусчатка, йомшак плитәләр түшәлгән, балалар уеннары өчен мәйданчыклар җиһазландырылган, газоннар чәчелгән һәм скейт-мәйданчык урнаштырылган.

Яңа сквер Краснокама районы Николо-Березовка авылы үзәген бизәп тора, авылда  яшәүчеләрне һәм кунакларны сөендерә. Төзүчеләр җәяүлеләр һәм ял итүчеләр өчен территорияне зоналаштырган, урналы туры һәм ярымтүгәрәк эскәмияләр куйган, яктырткычлар, кечкенә архитектура формалары урнаштырганнар, шулай ук эре үлчәмле һәм декоратив куаклар утырткан. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас