Милли проектлар
22 ноябрь 2023, 20:02

Уфада Курчак театрын реконструкцияләү тәмамлана

ufa1.ruufa1.ru
Фото:ufa1.ru

Яңартылган Курчак театрында беренче спектакль 22 декабрьгә планлаштырылган. Реконструкция «Мәдәният» милли проекты кысаларында башкарыла. Төп бинада ремонт барганда, спектакльләр тукталмады, алар  опера һәм балет театрында бара. Хәзерге вакытта тәмамлау эшләре генә калган һәм тиздән танымаслык дәрәҗәдә үзгәргән учреждение үз ишекләрен ачачак.. Театр өчен сәхнә - иң мөһиме. Матур гына түгел, техник яктан уйланган. Хәзер бу мәйданчык тамашаларны шаккатыргыч итеп күрсәтү максатында чын мәгънәсендә йөреп торачак.

Башкаланың  Курчак театрын реконструкцияләү 2022 елда башланды. Бина яңартуга да, акыллы карарларга да мохтаҗ булган. Аерым кафе һәм музей. Кече һәм зур концерт заллары 150 һәм 300 урынга исәпләнгән. Остаханәләр, грим бүлмәләре, килүче артистлар өчен аерым апартаментлар. Ә иң мөһиме, бина хәзер автоном инженерлык коммуникацияләренә ия һәм күршедәге күпкатлы йортларга бәйле түгел. 

Чыганак: bash.news

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас