Милли проектлар
23 ноябрь 2023, 04:45

Башкортстан товарлары - чит ил маркетплейсларында

pravitelstvorb.rupravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

“Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында,  Экспортка ярдәм итү үзәге (ЦПЭ)  белән хезмәттәшлек итү булышлыгында 2023 елның 9 ае эчендә Башкортстанның 33 предприятиесе 8 чит ил маркетплейсында  үзенең 307 товарын урнаштыра алды.

Эшкуарларның бу хезмәткә соравы арту уңаеннан “Халыкара бизнес атналыгы-2023”тә “Электрон коммерция уңышы законнары: маркетплейсларда ничек ТОПка чыгарга” дигән сессия узды. Бу хакта тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева сөйләде.

-  БРның Экспортка ярдәм итү үзәге (ЦПЭ) берлектә без эшкуарларыбызга, шул исәптән үз продукциябез белән электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгу буенча да, һәрьяклап ярдәм күрсәтәбез. Мәсәлән, 2023 елның 9 аенда 33 компания әлеге ЦПЭ хезмәтеннән файдаланган, нәтиҗәдә кече һәм урта бизнес вәкилләре экспорт географиясен киңәйтергә һәм 11 ил базарларына чыгарга өлгергән. 300дән артык товар Alibaba, Supl.biz, Amazon.ae, GlobalTradePlaza, Lazada, TopFranchise, Woosresourсe, Etsy кебек халыкара маркетплейсларда урнаштырылган. Сессия спикерлары ярдәмендә эшмәкәрләр халыкара сәүдә мәйданчыкларына чыгуга ничек әзерләнергә һәм анда үз продукцияләрен уңышлы сатарга өйрәнделәр, - дип аңлатма бирде Маргарита Болычева. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас