Күпер кайчан әзер булыр?
Бу сорау Зинино ягында яшәүче халыкларны еллар дәвамында борчып килә.
Бу сорау Зинино ягында яшәүче халыкларны еллар дәвамында борчып килә.
“Башкортстан юллары” брифингында бу уңайдан болай диелде: “декабрь аенда!”. Әлеге вакытта объектта 14 эшче һәм 20 төзелеш техникасы тәүлек әйләнәсенә эшләве билгеле булды.
Зинино авылы янындагы юлүткәргечне төзү эшләре 2021 елның июнь аенда “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында төзелә башлаган иде. Бу “коры юллы” күпер поезд тимер юллары өстеннән үтә һәм ул Зинино һәм Нагаево һ.б. авыллардада яшәүче халыкны зур “бөке”ләрдән коткару өчен төзелә.
Әйткәндәй, күптән көтелгән объект быел сентябрь аенда ачылырга тиеш иде, тик куллануга тапшырыр алдыннан гына аның терәгендә ярык булуы ачыкланды. Шуңа да белгечләр күпернең беренче һәм дүртенче терәген “тенсар” георәшәткәләре белән ныгытырга булды. Инде эшләр уңышлы тәмамланыр дип өмет итәргә генә кала.
Фото: МИнтранс РБ.