Милли проектлар
22 Ноября 2023, 12:07

Чиста су һәркем өчен кирәк

   Башкортстанның тагын да 19 мең кешесенә чиста эчәр су килде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Чиста су һәркем өчен кирәкЧиста су һәркем өчен кирәк
Чиста су һәркем өчен кирәк

   Башкортстанның тагын да 19 мең кешесенә чиста эчәр су килде.

   “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында Әлшәй районының Раевка авылында су чистарту системасын төзү эшләре тәмамланды.

   Башкортстанда су белән тәэмин итү объектларын төзү “Чиста су” федераль программага ярашлы алып барыла. Аның максаты – 2024 елга кадәр республикада яшәүче 90,9 процент халыкны сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү. Шәһәрләрдә бу күрсәткечне 99,6 процентка җиткерү планлаштырыла.

   2019-2022 елларда су чистарту системалары Дәүләкәндә, Стәрлетамакта, шулай ук Дүртөйле, Благовар, Чакмагыш, Уфа, Краснокама районнарында сафка кертелде.

Фото: пресс-служба министерства ЖКХ Башкирии

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас