Милли проектлар
21 ноябрь 2023, 06:00

Социаль эшкуларлык өлкәсендә алдынгылар билгеләнде

Конкурста барлыгы 50 проект катнашкан.

Социаль эшкуларлык өлкәсендә алдынгылар билгеләндеСоциаль эшкуларлык өлкәсендә алдынгылар билгеләнде
Социаль эшкуларлык өлкәсендә алдынгылар билгеләнде

Социаль эшкуарлык өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне популярлаштыру буенча төбәкара форум кысаларында «Мой добрый бизнес» конкурсының төбәк этабы җиңүчеләре бүләкләнде. Конкурста барлыгы 50 проект катнашкан, шуларның 41е экспертизага үткәрелгән. Конкурсның федераль этабында катнашу өчен 18 проект тәкъдим ителгән. Әлеге чара “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка булышлык итү” милли проекты кысаларында тормышка ашырылган.

-Бүген Башкортстан һәрвакыттагыча социаль эшкуарлык өлкәсендә алдынгы урыннарны биләп тора. 600дән артык предприятие социаль эшкуарларның федераль реестрына кертелгән. Бу 2020 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 3 тапкыр артыграк. Мондый динамик үсешкә дәүләт ярдәме булышлык итә. Мин сезнең һәркайсыгызга гади булмаган, кабатланмас хезмәтегез өчен рәхмәтле. Сезнең бизнесыгыз киләчәктә дә уңышлы булсын һәм чәчәк атсын, - диде БР эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов җиңүчеләрне бүләкләү чарасында.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас