Милли проектлар
21 ноябрь 2023, 06:10

Кышларыгыз ничек үтәр, кошлар?

Иске Күрдем авылы балалары "Песнәк көне"ндә катнашкан.

Кышларыгыз ничек үтәр, кошлар?Кышларыгыз ничек үтәр, кошлар?
Кышларыгыз ничек үтәр, кошлар?

Тәтешле районының Ә. Атнабаев исемендәге Иске Күрдем авылы мәктәбе каршында эшләп килүе “Үсеш ноктасы” фәнни һәм технологик белем бирү үзәге нигезендә биология укытучысы Луиза Гыйльфанова 7 сыйныф укучылары өчен “Песнәк көне” чарасын үткәргән. Әлеге чара “Хайваннар дөньясы” дип аталган сыйныфтан тыш эшчәнлек кысаларында оештырылган. Әлеге чараның төп максаты укучыларда кышлаучы кошларга карата сакчыл, кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү.

Чара барышында укучылар конкурсларда актив катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар әйтеште, кошлар тавышын тыңлады һәм кышлаучы кошлар хакында кызыклы фактлар турында бәян иткән видеоязма карады.  
Иске Күрдем авылында “Үсеш ноктасы” үзәге “Мәгариф” милли проектының “Заманча мәктәп” төбәк проекты кысаларында ачылган иде.  

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас