+21 °С
Болытлы


Куергазы районының Аскар авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты эшли башлаган, дип хәбәр иттеләр төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Бу авылда искергән ФАП урынына яңа ФАП ачу «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү буенча проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Аскар авылында 225 кеше яши.
Яңа фельдшер-акушерлык пунктында фельдшер Наилә Солтанова эшли, ул инде 20 елдан артык авылдашларына медицина ярдәме күрсәтә.