Милли проектлар
19 ноябрь 2023, 06:07

Тәрбия сәгатьләре нигә багышлана?

"Яхшылык һәм матурлык илендә".

Тәрбия сәгатьләре нигә багышлана?Тәрбия сәгатьләре нигә багышлана?
Тәрбия сәгатьләре нигә багышлана?

"Яхшылык һәм матурлык илендә".

Яңавыл районының Кисәк- Каен авылында гадәти булмаган чара үтте. Тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән җәмгыятьтә үзара аралашу, укучы балалар арасында этик нормалар урнаштыру кебек кыйммәтләр турында сүз барды.

Тематик очрашуда балалар белән яхшы күңелле кешенең изге гамәлләре, күңел байлыгы турында сөйләшү барды.

Сүзлек буенча яхшылыкның ни аңлатуын ачыкладылар һәм һәркем аны ничек аңлавын үз сүзләре белән әйтә алды.

Теманы дәвам итеп, яхшылык турында төрле язучылар фикерләре мисал итеп китерелде, халык әйтемнәре, мәкальләр искә төшерелде. Яхшылык кирәкме, яхшы булу кыенмы дигән сорауларга карата төрле шигырьләр укыдылар.

В.Путинның май указларына ярашлы гамәлгә кертелгән "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында узган бу очрашу тирән мәгьнәгә ия булды.

Үсеп килүче буын күңеленә  яхшылык орлыкларын салу бүген көнүзәк тема. Укучылар аны ныграк үзләштерсен өчен "Ягымлы сүзләр" уены уйналды.  Яхшылык һәм начарлык турында шигырьләр укылды. Ахырда укучылар үзләре яхшылык үзеңне яхшылыкка илтә, кешеләргә карата яхшы булырга өйрәтә, үзеңә ышаныч арттыра, тормышта ихлас булырга өйрәтә, дигән фикерләрне белдерде.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас