

Республиканың Тәтешле районында сугыштан соңгы елларда төзелгән агач йортлар бихисап. Урбанизация, ягъни кешеләр авыллардан калаларга күченә башлагач, ул йортлар ташландык хәлдә кала.
Билгеле ки, ташландык йортлар авылларны мескен хәлгә төшерә, аның "йөзен" боза. Хуҗалары һәм варислары булуы сәбәпле, мондый йортларны торак фондыннан чыгару проблемага әверелә. Авыл советларының мондый милек хуҗалары ризалыгыннан башка, өмә ясап, ташландык территорияне җыештыру хокуклары юк. Бу мәсьәләдә Авыл советы, район хакимиятләре ташландык йортлар хуҗаларына йогынты ясауның төрле алымнарын куллана. Кагыйдә буларак, мондый йортлар җимерек хәлдә булудан тыш, янгын чыгу куркынычын да тудыра.
Ташландык йортлар хуҗаларын табу ярты эш булса, аларны йорт участогын тәртипкә китерергә мәҗбүр итү - район хакимиятенең тагын бер мәшәкате. Тәтешле районының баш архитекторы Вилдан Ибраһимов белдерүенчә, бу юнәлештә районда актив эш алып барыла.
Искә төшерик: Русия президенты Владимир Путин фәрманы буенча илдә "Торак һәм кала мохите" милли проекты тормышка ашырыла. Аның төп максатларының берсе - яшәүгә яраксыз торак фондын киметү.
Тәтешле районы хакимияте сайтыннан.