Милли проектлар
17 Ноября 2023, 04:42

Бу маршрутта кеше күп йөри

Уфада яшәүчеләр моны белә.

https://transport.bashkortostan.ruhttps://transport.bashkortostan.ru
https://transport.bashkortostan.ru

Башкортстан башкаласында 226нчы санлы маршрут буенча йөрүче яңа автобуслар белән октябрь аенда 788 меңнән күбрәк пассажир кулланган.

Бу сентябрь ае белән чагыштырганда – ә ул вакытта әле иске автобуслар иде – әлеге сан 22 процентка күбрәк. Бу хакта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итәләр.

Исегезгә төшерәбез: октябрьдә Уфа урамнары буйлап 50 яңа заманча автобус йөри башлады. Аларның шактый өлеше пассажирлар күп булган 226нчы санлы маршрутка билгеләнде.

Әлеге эшләр ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сыйфатлы һәм хәвефсез юллар” милли проекты кысаларында башкарылды.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас