Милли проектлар
17 ноябрь 2023, 04:43

“128 тонна макулатураны эшкәртүгә озаттык”

Шулай диде экология министры.

https://ecology.bashkortostan.ruhttps://ecology.bashkortostan.ru
https://ecology.bashkortostan.ru

Октябрьдә илдә макулатура җыю буенча “БумБатл” исемле бөтенрусия акциясе үтте. Аның нәтиҗәләре буенча, Башкортстан иң яхшы төбәкләр исемлегенә керде.

 “БумБатл”ның дүртенче сезонында илнең 89 төбәгеннән барлыгы 100 мең тоннан диярлек кәгазь калдыклар җыелган. Акциядә 2,5 миллион кеше катнашкан.

Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов әйтүенчә, әлеге чараның әһәмияте зур, ул үсеп килүче буын өчен тәрбия чарасы да булып тора.

“Акциядә катнашканнары һәм экологиягә өлеш керткәннәре өчен республикада яшәүчеләргә рәхмәт әйтәм. Без барлыгы 128 тонна макулатураны эшкәртүгә озаттык”, – диде ул.

Әйтергә кирәк: “БумБатл” акциясе ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Экология” милли проекты кысаларында оештырыла.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас