Милли проектлар
16 ноябрь 2023, 05:11

Предприятиеләр ярдәм алган

bash.newsbash.news
Фото:bash.news

Ашыгыч экспорт ярдәменең эшче төркеме, “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында Чишмә районының дүрт предприятиесенә барып, аларга ярдәм күрсәткән, дип хәбәр итәләр БР Хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә.  

“Тышкы икътисади бәйләнешләр министрлыгы һәм Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге Чишмә районының дүрт предприятиесенә барып, экспортерларның ярдәм чаралары турынд сөйләгән тәүге 10 айда без 100дән артык  кече һәм урта эшкуарларга  консультацияләр бирдек. Төбәк эшкуарларында бизнес-миссияләрдә һәм күргәзмәләрдә катнашу аеруча кызыксынучанлык уята”, – дип сөйләде бу хакта БРның тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Очрашу барышында “Ашыгыч экспорт ярдәме”  белгечләре эшкуарларга төбәк һәм федераль ярдәм чаралары турында сөйләгән һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап биргән. 

Чыганак: bash.news

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас