

“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында илебездә халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү максатында киң эшчәнлек алып барыла. Ләкин шунысы да бар: дәүләт биргән мөмкинлекләрдән дөрес итеп файдалана беләбезме? Әлбәттә, һәр нәрсәнең тәртибен һәм кагыйдәләрен белү мөһим.
Бүген без 45 елдан артык эш тәҗрибәсенә ия булган билгеле табиб, Республика тире-венерология диспансерының җәмәгатьчелек сәламәтлеген саклау эшләрен оештыру буенча югары категорияле табиб, беренче категорияле табиб-невролог, дерматовенерология буенча дипломлы белгеч, медицина профилактикасы кабинеты табиб-методисты Марат Мансур улы Хәйдаров белән әңгәмәбезне дәвам итәбез. Анда сезнең өчен файдалы мәгълүмат бик күп, дуслар. Игътибар белән укыгыз!
-Марат Мансур улы, түләүле медицинага карашыгыз нинди?
-Ана карынынан башлап, тулы бер гомер кичеп фәни дөнья белән хушлашканчы, адәм баласы бездә хөкүмәт медицинасы күзәтүе һәм саклавы астында. Бер түләүле табиб та, хәтта шәхси финанс карамагында булган дәваханә дә бу эшне үзенә ала алмый. Шулай да, түләүле ярдәм – ул кешегә генә түгел, дәүләт медицинасына да зур ярдәм дип әйтер идем.Хәзер түләүле консультацияләр саны артканнан-арта бара.
-Әйтегезче, башта терапевтка күренү яхшымы, яисә, турыга проблемаң булган тар белгечкәме?
-Югары квалификацияле “тар белгеч”ләр, “тар” диагноз куеп, теге яки бу чирдән (нәкъ менә шул чирдән генә!) ничек сакланырга, ничек дәваланырга кирәклеген күрсәтә, дөрес-кирәкле киңәш бирә. Әгәр кешедә шул чир генә булса, әлбәттә, ул аның бар кушканнарын да үтәп, уңышлы дәваланыр иде дә ул... Әмма күп кешегә икенче “тар”белгечтә дә булырга туры килә бит әле. Һәм аның да түләүле булуы мөмкин. Беренче табибтан – биш дару, биш ысул, икенчесеннән тагын да биш дару, биш ысул билгеләнсә – ун дару, ун ысул булып чыга түгелме? Бер үк тәэсиргә ия булган ике исемдәге дарулар да булуы мөмкин... Һәр табибның үзе алдан тикшереп уңышлы кулланган, үзе билгеләргә яраткан даруы була. Кайсы препарат һәм ысул өстен, кайсысы беренче чиратта кулланылырга тиеш? Сораулар күп һәм төрле...
Бу белгечләрнең генә проблемасы түгел, инде пациентлар да үз-үзләрен “бүлгәли” башлады: монысын терапевтка, монысын күз врачына, монысын неврологка, монысын гинекологка, монысын проктологка әйтермен-күрсәтермен, дип поликлиникага килә алар. Тик... чирле кешенең бөтен булган чирләре турында кем тыңлар?! Табиб авыруны бер кабул итеп кенә барсын да белә алмый. Шуңа күрә “гаилә табибы” дигән белгечлек бар. Кешенең сәләмәтлеген тулысынча ачыклау өчен вакыт кирәк. Үз карамагында булган гражданнарның сәләмәтлеген белеп торган терапевтлар бар, әмма алар күп түгел әле.
Чир турында сөйләгәнне тулысынча тыңлый алган, бар булган медицина документларын, тикшеренү-дәвалану нәтиҗәләрен күреп-анализлап дәвалаган врач кына “дәвалаучы табиб” була ала, минемчә. Җитәрлек мәгълүмат булмаса, врач тик консультант кына булып кала.
-Сез әле медицинада күзәтелгән каршылыклар турында әйтеп үттегез. Эш вакытында тире-венерология диспансерында нинди каршылыкларга тап буласыз?
-Стационарга салынырга тиешле тире чиренә дучар авыручыларны дәваханәгә салып дәвалыйлар. Хөкүмәт бурычын шулай үти. Ә инде сәламәтләнгән тире белән өйгә кайткач, дәвамлы чир белән чирләүчеләрнең үзаллы бурычы арта. Әлбәттә, поликлиникадагы дерматовенеролог аларның стационардан өйгә кайтуы хакында тик арада белергә тиеш. Димәк, авыру стационарда бирелгән документларны аңа күрсәтергә бурычлы. Кайсыбер очракта пациент кайтканның икенче көненнән үк кайсыдыр дарулар куллануны дәвам итергә тиеш була, ә аларның кайсыберләрендаруханәдә рецептсыз бирмиләр. Стационарда булу дәверендә кеше, тире авыруыннан кала, башка төрле чирләр буенча тикшерелеп өлгерә алмый, шуңа да бу эш өйгә, амбулаторияга кайткачдәвам итә. Бер ел узгач алар яңадан миңа, неврологка күренәләр. Кайчак авыруның нерв чире тагын да ныграк көчәйгән була, чөнки бер ел эчендә мин кушкан тәкъдимнәрнең берсе дә үтәлмәгән. Чирлене тиргәп тә, аңа ачуланып та булмый. Табибта вакытында тиешенчә аңлата алмаган, димәк, ул да гаепле булып чыга.
Неврологиядәреабилитациягазуригътибарбирелә. Кискен нерв авыруларыкичергәч, төзәлүдәвереикеелга кадәрдәвамитә, менә шулдәвернеычкындырмаскакирәк. Кешегәдарулар, физиотерапия процедураларынбилгеләп, зурфайдакитерепбула. Өченче елда да медицина ярдәмекирәк, чөнкикешеяңашартлардаэшләргә, үзентәрбияләргәөйрәнә.
Бүгенге көндә терапевт компьютер аша чирленең маршрутын күрә ала, әмма ул чирле артыннанөенә барып чакырып йөри алмый, моңа аның вакыты юк. Шуңа да, дәваханәдән чыгу белән үк махсус дарулар икенче көннән үк кирәк булса, врачка язылмыйча күренү тәртибе дә бар. Болар хакында тәртипстендта, Интернетта язып күрсәтелгән. Мондый тактаны элү – һәр поликлиниканың бурычы. Шуны да белегез: пациентны кабул итүдә утырган табиб – диспетчер да, регистратор датүгел, аның кабул итү вакыты һәр кеше өчен аерым, алдан планлаштырылган. Димәк, кабул итү тәртибе поликлиникада алдан тиешенчә оештырылган булырга тиеш. Пациентны хөрмәт белән кабул итү культурасы, кызганычка каршы, безнең поликлиникаларда кайсы чакта түбән дәрәҗәдә. Табиб кабул итү алдыннан, карау кабинетлары бар урында да эшләп торса, яхшы булыр иде дип уйлыйм.
Безнең эш төрләре рәсми рәвештә берәмлекләргә бүленгән. Анамнез туплапязу – үзеберберәмлек. Анамнез – ул чир тарихы, аныңберөлешен пациент үзесөйләпбирә, икенчеөлеше медицина документларыбуенчатөзелә, өченчеөлешедәбулуымөмкин, анысы – чирлетурындабашкаларкүрсәткәнмәгълүмат. Невролог куйгандиагнозның 80 проценткакадәртөгәллеге анамнез хисабынабулуымөмкин. Кабул итүөченвакыты чикле булгач, моныдәвалаучытабибка ешраккүренеп, аныңбеләнаралашып тору беләнгенәкомпенсацияләпбула.
-Ә венерологиядәэшләрничек тора?
-Сифилис – фәкатькешегәгенәхасавыру. Ул – бар, әлбәттә. Тәртипсезлек, эчкечелеканыңкешедән-кешегәкүчепйөрүентизләтә, әммаулгына датүгел, үзематур чир булмаса да, сифилис матуркызлар, матурегетләрянында еш йөри. Шуңа да,алданмаскакирәк. Акыллыкешебергенәкешенеяратыпөйләнә. Күпләрбеләнҗенсимөнәсәбәткәкерүадәмбаласынимезүчехайваннаргаякынлаштыра. Кешенеңхайванийомшаклыгын, ялгышлыгын, хатасын без, табиблар,аңларгатырышабыз һәмчирләгәнкешегәаныкимсетмичә, көлмичәярдәмитәбез.
Гонорея чире дә сифилис авырыуыбеләнбертөрлерәккешеләрдәйөри. Иңмөһиме, бучирләрнетизарадабелепдәвалаукирәк: чирлеөчендәмәшакәте аз, дару да азраккирәк. Озакдәваланмый торса, мондыйчирлешулайукурологларның, гинекологларның, неврологларның, терапевтларныңһәм башка белгечләрнеңпациентынаәверелә. Тынычландырганышул, баштан укбелепалып, тиешенчәдәвалаганда, бучирләрнейоктырганкешеаларданэзсезкотыла ала, сихәтләнә. Ләкин,тәртибенүзгәртмәсә, бучирләрнеянаданйоктыруихтималызур.
-Марат Мансурович, редакция почтасында инвалидлык билгеләү мәсьәләсенә кагылышлы сораулар еш килә. Кемнәрдер үзләренә тиешле төркемне билгеләмәделәр, кемдер бөтенләй бирмәделәр дип яза...
-Инвалидлык билгесенә ия булуда каршылыклар бардырдип уйлыйм, чөнки чир яки загыйфьлек аркасында:“эшләп булмаса да, хөкүмәттән бер нинди дә акчалата ярдәм юк”, дип әйтүчеләр бар.
Бу өлкәдә чынлап та аңлашмаучанлыклар еш очрый. Рәсми дәрәҗәдә үк булмаса да, инвалидлыкның өч төркемгә бүленгәнлеген әйтеп китәм. Беренче төркем – бу авыру, башка кешеләр ярдәменнән башка, үзе генә яши алмый. Шулай да, әгәрмахсус шартлар оештырылса, үзе теләсә, аерым эшләр башкарып, нәтиҗәсенә карап, хезмәт хакы ала ала. Икенче төркем – алар башкаларга авырлык китермичә берүзе яши алган, ләкин эшкә ярамый дип исәпләнгән кешеләр. Алар да, әгәр кулыннан килсә, чикле вакытка эшкә урынлаша ала. Өченче төркем – бүгенге көндә элекке кебек эшли алмый торган кешеләр. Аларга җиңелрәк эшкә күчәргә туры килә.
Инвалидлыкны бирәләр-бирмиләр, дип уйлаганнан аңлашмаучанлык туа да инде. Инвалидлык ул – бүләк тә, җәза да түгел, аны бирмиләр, ә билгелиләр. Дүрт-биш айдан алып 8 айга кадәр чирләгән кешенең эшләү сәләтен торгызу өчен табибка “больничный” бирергә рөхсәт ителүе мөмкин. Димәк, әгәр кешенең эшләү сәләте чикләнсә, табиб аның сәламәтлеген кайтару максатындаярдәм итәргә бурычлы. Әгәр инде пациентның саулыгы эшләрлек дәрәҗәдә булмаса, поликлиникадагы “КЭК”-комиссиясе махсус “МСЭ”-комиссиясенә юллама бирә.
Икенче аңлашмаучанлык шунда: пациент “чирем күп, санап бетергесез, шуңа күрә бер эшкә да ярамыйм”, дип фикерли.Ә аның эшкә яраклылык сәләте берничек тә чир саны белән түгел, ә әгъзаларының функциясе белән бәйле. Мәсәлән, кеше үз йөрәген авыру дип уйлый, ләкин ул орган үзенең “насос” функциясен тулысынча үти.
Өченче төр аңлашмаучанлык та бар. Аерым очракларда эшкә ярамаганлыкны яисә пациентның чикле рәвештә генә эшкә яраганлыгын дәлилләү өчен табибка да, пациентка да көч салырга туры килә. Пациентны, үзе риза булса гына, өстәмә ысуллар кулланыптикшереп була. Инвалидлык статусын тиешле дәрәҗәдә тикшерелмәгән килеш билгеләп булмый. Кабинеттан кабинетка йөртеп бик тирәнтен тикшергәннән соң диагноз төгәлрәк була.Ә әгъзаның эшчәнлеге чикләнү дәрәҗәсе үлчәмле сан яки классификациядагы хәреф белән билгеләнә.
Кешене эшкәһәм тормышка ныграк яраклаштыру өчен инвалидлык билгеләгәндә “ИПРА” дип аталган документ бирелә. ИПРА аббревиатурасы “индивидульная программа реабилитации” дип укыла. Бу программа үтәлүне шәхеснең үзенең, медицина һәм башка хезмәткәрләрнең бурычы дип аңларга кирәк.
Чир һәм эшкә ярамаганлыкны дәлилләү эшендә үземнең эш практикасында очраган кайсыбер катлаулы выкыйгаларны бәян итеп китим әле.
*Мәсәлән, эпилепсия өянәкләренең ешлыгын һәм төрен дөрес күрсәтү өчен, табиблардан язма рәвештә күрсәтмә тупларга туры килә. Пациентны рәнҗетмичә, хәлен дөрес күрсәтү өчен ел буена тупланып килгән “03” хезмәтеннән дә белешмәләр җыйган очраклар булды. Чөнки эпилепсия чире буенча инвалидлык билгеләгәндә өянәкләрнең күренеше һәм ешлыгы исәпкә алына.
*Рәсми медицина комиссиясе пациентны эшләргә ярый дип таба, әммә кайсыбер оешмаларда кешене кыяфәте охшамаганга, я чирле булганга, эшкә алмыйлар. Эшкә урынлаштыру бюросы биргән юлламада, кешене эшкә алмаган очракта, моның ни өчен икәнлеге язылган булырга тиеш. Бу язуларга ясалган анализның, кешенең чирле икәнлеген исбатлауда, эшләргә мөмкинлек бирмәгән сыйфатларын барлауда ярдәм иткәне бар.
*Кайсыбер пациентның чирләре химик матдәләр белән бәйле булган эштә эшләүдән килеп чыга. Моны эш урынындагы инженерлар аша рәсми рәвештә белеп була. Бу матдәләрнең исемлеген яшерә алмыйлар, чөнки химик матдәләрнең зарары хезмәткәргә нык тимәсен өчен аерым оешмаларда хәтта пенсиягә дә иртә чыгаралар. Инде инвалид дип табылмаган очракта да, эштән йончыганлыкны кайчак процентлап билгеләргә туры килә. Бу очракта профпатолог ярдәм күрсәтә, бары тик табибтан юллама алып, аңа күренү кирәк.
Шулай итеп, бу өлкәдә “мемуарлар” язу өчен мисаллар чиксез. Йомгаклап шуны әйтәм, дәүләт МСЭ-экспертизасына юллама язу күп очракта тирән белем, күп вакыт тәлап итә. Поликлиникадагы экспертиза комиссиясенең рәисе тирән һәм киң даирә белемлеләрдән булырга тиеш. Шулай булганда гына комиссия карары бәхәссез булачак. Бик югары сыйфатлы юллама язып әзерләүгә дәвалаучы табибның берничә сәгате китсә дә, бу бер кешене бер тапкыр кабул итү берәмлегенә керә. Бу да бер проблема. Пациентны тирәннән белеп дәвалаганда гына, аның чир аркасында эшли алмаганлыгын дәлилләү җиңелрәк була.
-Укучыларыбызга нинди теләкләрегез бар?
-Табигать биргән сәламәтлекне саклагыз һәм үз хокуларыгызны белегез-өйрәнегез, хөрмәтле “Өмет” гәзитен укучы дуслар!
Гөлара Арсланова.