Милли проектлар
16 ноябрь 2023, 04:25

Алар өчен 39 мәктәп эшли

health.bashkortostan.ruhealth.bashkortostan.ru
Фото:health.bashkortostan.ru

Башкортстан Республикасында шикәр диабеты белән авыручылар өчен 39 мәктәп эшли. Алар “Демография” милли проектының җәмәгать сәламәтлеген ныгыту программасы кысаларында төзелгән һәм эшләп килә.

Диабет белән авыручылар саны даими үсә. Пациентлар белән эшләү буенча төп чаралар "шикәр диабеты белән көрәш" дәүләт программасы ярдәмендә башкарыла. Әгәр 1нче типтагы диабет үсешенә карата һәрвакытта да төгәл җавап бирергә мөмкин булмаса, 2типтагы диабет белән авыручылар санының артуының төп сәбәбе – соңгы дистә елларда халыкның яшәү рәвеше үзгәрүе (гиподинамия, рациональ булмаган туклану, начар гадәтләр). Хәвеф төркемендә артык тән авырлыгы булган кешеләр, шулай ук нәселдән килгән авырулы кешеләр бар.

Хәзерге вакытта уку әлеге авыруны дәвалауның аерылгысыз өлеше булып тора, ул диабет вакытында үз-үзеңне контрольдә тоту күнекмәләрен, инсулин терапиясе техникасын, диетотерапия принципларын үзләштерергә ярдәм итә, шуның белән кискен һәм хроник катлауланулар үсешен профилактикалауны булдыра. Күп кенә республика медицина учреждениеләре базасында диабет мәктәпләре булдырылган. Алар Учалы, Сибай, Хәйбулла, Благовещен, Дүртөйле, Иглин, Кырмыскалы, Чакмагыш,  Чишмә, Бүздәк, Күмертау, Мәләвез, Күгәрчен, Бәләбәй, Туймазы, Стәрлетамак, Салават һәм Ишембай районнарында оештырылган. Шулай ук Октябрьский һәм Уфа шәһәрләрендә дә.

- Диабет мәктәпләрендә дәресләр үткәрү даталары һәм вакыты, графигы турында мәгълүматны турыдан-туры поликлиникаларда беркетү урыны буенча белергә мөмкин. Дәресләр кечкенә төркемнәрдә укыту һәм материаллар күрсәтү ярдәмендә үткәрелә. Пациент үзе дә поликлиникада эндокринологка шикәр диабеты мәктәбен узуны сорап мөрәҗәгать итә ала, аны билгеле бер көнне һәм дәресләр вакытында яздырачаклар. 

Чыганак: health.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас