

Башкортстанда ”Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында туристлык объектларына илтүче 53 км юл ремонтланган. БР Транспорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, подрядчылар Уфа-Инзәр-Белорет, Благовещенск-Павловка, Уфа-Бөре-Яңавыл кебек популяр туристик юнәлешләрнең участокларын норматив хәлгә китергән. Ремонт кысаларында биредә асфальт-бетон каплама яңартылган, юл буйлары төзекләндерелгән һәм юл билгеләре куелган.
2023 елның ноябренә юлчылар Уфа-Бөре-Яңавыл трассасындагы участокларны ремонтлауны тулысынча тәмамладылар. Уфа-Инзәр-Белорет һәм Благовещенск-Павловка юлларында эшләр тәмамлана.
”Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты буенча быел туристлык юнәлешендә 70 километрдан артык трассаны ремонтлау планлаштырыла. Бу 2022 елга караганда 25 км күбрәк.
Чыганак: bashinform.ru