

Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары беренче укуда “Аучылык һәм аучылык ресурсларын саклау турында”гы республика законына төзәтмәләр проектын караячак. Закон проекты белән республикада дәүләт аучылык инспекторларының тормышын һәм сәламәтлеген мәҗбүри страховкалау тәкъдим ителә.
"Бу кешеләр браконьерлыкка каршы көрәшнең алгы чигендә торалар һәм хезмәт ихтыяҗлары буенча киң вәкаләтләр җыелмасына ияләр. Хокук бозучылар белән эш иткәндә, дәүләт аучылык инспекторы законсыз табышны, браконьерлар транспортын, коралын тартып ала, зыянны түләтү турында дәгъвалар белдерә һәм кирәк булганда көч һәм хезмәт коралы кулланырга хокуклы. Аның хезмәт эшчәнлеге һәрвакытта да аңлап кабул ителми. Дәүләт аучылык инспекторының тормышы һәм сәламәтлеге куркыныч астында булган очраклар була. Булган саклану механизмнары җитәрлек түгел. Закон проекты Дәүләт аучылык инспекторларының социаль яклануын көчәйтүгә юнәлдерелгән", - дип аңлатма бирде Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев