Милли проектлар
15 ноябрь 2023, 11:19

Каршылыкларны ничек җиңәргә?

Медицина өлкәсендә дәүләт биргән мөмкинлекләрдән дөрес итеп файдалана беләбезме?

Каршылыкларны ничек җиңәргә?Каршылыкларны ничек җиңәргә?
Каршылыкларны ничек җиңәргә?

 "Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында илебездә халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү максатында киң эшчәнлек алып барыла. Ләкин шунысы да бар: дәүләт биргән мөмкинлекләрдән дөрес итеп файдалана беләбезме? Әлбәттә, һәр нәрсәнең тәртибен һәм кагыйдәләрен белү мөһим. Бүген поликлиника һәм дәваханәләребездә аерым чирләрдән дәваларга ярдәм итәргә әзер торучы белгеч-табиблар, ягъни тар белгечләр күп, ә менә берничә чирне исәпкә алып давалавучы табиб, ягъни “гаилә табибы”, кайда икән?

Бүген без “Сихәт”кә кунакка 45 елдан артык эш тәҗрибәсенә ия булган билгеле табиб, Республика тире-венерология диспансерының җәмәгатьчелек сәламәтлеген саклау эшләрен оештыру буенча югары категорияле табиб, беренче категорияле табиб-невролог, дерматовенерология буенча дипломлы белгеч, медицина профилактикасы кабинеты табиб-методисты Марат Мансур улы Хәйдаровны чакырдык.

 

         -Марат Мансурович, сез чирләрне алдан кисәтү эшчәнлеген актив алып баручы хөрмәтле табиб. Бу эшегездә нинди проблемалар белән очрашасыз?

         -Минем үземне шунысы аптырауга калдыра: бүген интернет аша белем алу мөмкинлеге артты кебек, ә менә анда үзеңә кирәген сайлап алу авырлашты. Мәгълүмат тарату белән белем бирүдә аермалыклар гаять зур бит ул. Белемле кеше генә мәгълүматка бәя бирергә өйрәнә. Бер-ике мисал китереп үтик әле: мәсәлән, пешерелмәгән җимеш һәм яшелчәләрне, анда С витамины бар, дип мактыйлар. Ләкин бу сүзләр генә  кеше өчен файдалы мәгълүмат була алмый, чөнки әлеге витамин һәр  үсемелектә дә бар, әммә аның күләме төрлечә. Мәсәлән, “С витамины микъдары күп бүлганлыктан, шушы яшелчә яисә җимешне ашарга тәкъдим итәбез”, дип әйтелгән фикер урынлырак. Әле бу очракта да ачыклык кирәк: аны тәкъдим итүче абруйлы чыганакмы, әллә... С витаминының 5-6 төре бар. Без кулланылган С витамины – аскорбин әчелеге, ягъни аскорбин кислотасы – ясалма, ул тулаем үзләштерелми, әмма файдасы бар инде. Даруханәләрдә бу витаминны сайлап алу мөмкинлеге зур. Ләкин аларның тәэсире бер төрле дип күрсәтелсә дә, аермалыклары бар.

   Әлбәттә, цинга чире булмасын өчен без көн саен кулланган ризыкларда чи яшелчәләр, җимешләр булырга тиеш. Аларда С витамины югарырак булса,  бигрәк тә яхшы.

   Аннан, үсемлек маен холестеринсыз, дип саталар. Белемле кеше өчен бу артык-кирәксез сүз, чөнки үсемлекләрдә, аларның маенда холестерин бөтенләй булмый. Шуны да белү мөһим: бөтенләй холестеринсыз ризык ашау да кеше сәламәтлеген куркыныч астына куя, чөнки ул кеше организмына даими рәвештә кирәгенчә-тиешенчә кереп торырга тиеш.

         Бу өлкәдә белемне берникадәр дәрәҗәдә мәктәптә бирәләр, әлбәттә. Ләкин мәктәпне тәмамлагач та тукталып калу ярамый: рәсми чыганаклардан белем алуны дәвам итәргә кирәк. Рәсми чыганаклар – ул хөкүмәт тарафыннан басылган китаплар һәм бюджет медицинасы күзәтүе астында торган сайтлар.

         -Белә торып та, организм өчен зарарлы нәрсәләр  кулланучылар турында нәрсә әйтер идегез?

         -Башлап аракы һәм тәмәке турында әйтим әле: аларны бит үзләрен бәхетсез хис иткән, начар гадәтләргә бәйлелеге булган кешеләр сатып ала. Кибетләр кемгәдер ялган бәхет саталар булып чыга түгелме?

   Үткән ел халыкка тарату өчен рус телендә “Сәләмәтлекккә зарар китергән азыклар”  дип исемләнгән рәсми искәрмә буклеты басылды. Һәм мин, моны тотып, “Өмет” гәзитенә мөрәҗәгать иттем. Рәхмәт, битараф калмадылар, татарчага тәрҗемә итеп, гәзит аша халыкка җиткерделәр. Бу бик тә мөһим, кирәкле буклетны бастырып чыгарган хөкүмәт вәкилләренә дә рәхмәтем зур.

      Дөрес туклану – ул үз сәламәтлегеңне саклау турындагы фәннең бик мөһим тармагы. Бу фәннең нигезе мәктәптә үк салына дидек. Эшләп, арып, бик тә ачыгып ашаган очракта, табигый ризыклар күп булганда, туклану буенча тирән белемнең кирәкмәве дә бар.  Чөнки кеше җаны теләгән табигый азыкны үзе таба һәм  һәрвакыт сәламәт булып кала.

         Инде моның турында сүз кузгаткач, кыскача әйтеп китим: кыздырылган, майлары көйдерелгән азыклар – яман шеш барлыкка килүне якынлаштыра. Тәмләткеч химик матдәлар,  төс керткеч буяулар, ясалма кушылмалар, шикәр, рафинадлаштырылган майлар – сәламәт азык түгел. Консервланган азыкларның да байтагы сәламәт азык түгел, алар аптыраудан диярлек кулланылыучы азыклар. Без аларны, нигездә, суыткыч булмаган урыннарда озак булырга туры килсә, ач калмас өчен кулланабыз.

         -Мәктәптә туклану буенча белемне, чынлыкта, аз бирәләр. Кызганычка каршы, туклану физиологиясе медицинадан ерак тора. Күпләр дөрес тукланмыйча, чирләгәч кенә табибка киләләр.

   - Бу өлкәдә дөрес туклану дәресләрен бирү буенча файдалы һәм зур күләмле документ та әзерләнгән иде инде, ләкин төрле сәбәпләр аркасында   киң җәмәгатьчелеккә килеп җитә алмады.

   Дөрес туклану – ул гигиенаның бер тармагы: кулны, аякны, киемны, өйне чиста тотарга кирәк булган кебек. Табиб исә кеше чирләгәч кенә ярдәмгә килә, пациентларның бер өлеше – нәкъ менә гигиена таләпләрен үтәмәгән кешеләр. Чама белән ашау, дөрес туклану, минемчә, ул кешегә йөкләтелгән шәхси таләп. Без, медиклар, өйрәтеп торабыз да бит, ләкин кеше бит азыкны авызына үзе сала. Бу хакта онытмыйк.

         Әйтеп үткән документ өстендә Россиянең күп  атаклы галимнәре эшләгән, анда аш әзерләүнең яраклы принциплары да күрсәтелгән. Рус телендә бу документның исеме: “Приказ Федеральной службы по надзору в сфере защиты прав потребителей и благополучия человека от 07.07.2020 №379 «Об утверждении обучающих (просветительских) программ по вопросам здорового питания»” дип атала. Кызыксынган кешеләр аны интернет аша чыгарып укый ала.

         -Даруны да бик өйрәнеп, аның файдалы һәм хәвеф тудыру мөмкинлекләрен белеп кенә кулланырга кирәктер...

         -Әлбәттә. Тиешле таләпләргә ярашлы, дару яки рецепт биргән очракта без, табиблар, пациентка барсын да ныклап аңлатабыз. Сәхнәдә юмористлар бездән юкка гына көлми бит ул (елмая). Кайсыбер дарулар кабында инструкция бик вак шрифт белән һәм  район гәзите күләмендә язылган була. Дару куллануда күпчелек халык, әлбәттә, табиб әйткәннәргә таяна. Шулай да пациент һәм аның якыннары инструкцияне үзләре дә игътибар белән укысалар яхшырак булыр иде. Һәм менә ни өчен: табиб даруны кулланырга яраган очракта гына бирә һәм бу мәгълүмат инструкциядә бар. Даруның тискәре йогынтысы булырга мөмкинлеге хакында  пациент үзе дә белергә бурычлы. Тискәре билгеләре сизелә башлау белән үк табибка мөрәҗәгать итү кирәк.

         “Даруханә хезмәткәрләре даруны ничек тә күпләп сатарга тели”, дигән сүзләрне ишеткәнегез бардыр. Монда өлешчә дөреслек бар, әлбәттә. Ләкин шунысын да танырга кирәктер: фармацевтлар  дару турында ихлас, тулы мәълүмат бирә. Намуслары бар, чөнки алар да табиб бит.

         Үземнең, авыртуны баса торган препаратларны билгеләгән кайсыбер очракларда, даруның тискәре йогынтысын пациентка укып күрсәкәнем бар. Пациент: “Әйдә, сабыр итик әле”, – ди. Күпмедер вакыт узгач, кайчак аның авыртулары дарусыз гына да бетә. Менә шулай итеп, табиб пациент белән үзара килешеп эшләсә, дарулардан азрак зарар күрер идек.

         Күп даруларның тышчалары зарарлы матдәләрдән эшләнгән. Даруның үзлеген саклау өчен башкача эшләү мөмкин түгелдер, мөгаен. Әлбәттә, кыска выкыт эчендә кулланылган очракта, моңа риза да булырлык, әмма еллар дәвамында кулланырга туры килгәндә, минемчә, тирәнтен уйланырга кирәк Титан оксидының, мәсәлән, башка чыганаклардан укысагыз, рак чире барлыкка килү куркынычын көчәйткәнлеген белерсез. Көнкүрештә тулып ята мондый мисаллар: мәсәлән, таблетка матур булып торсын өчен, аны төрле буяуларга буяп чыгаралар. Кайсыбер буяуның сыйфатын укып белсәк, аның бик тә зарарлы икәнлеге күренә.

         Хәтта теш пасталарын гына алып карасак та, шаккатарлык нәрсәләр бар. Мәсәлән, “Aquafresh-сияющая белизна” (Словацкая республика) дип аталган пастаның составын иренмичә, интернеттан эзләнә-эзләнә тирәнтен тикшереп карарга булдым. Кыскача шуны әйтәм: бу пастаның составынада 19 матдә, шуларның берсе су (нинди су икәнлеге күрсәтелмәгән), икенчесе теш тазартырлык сабын сыман матдә, калган 17-се ашказанга, организмга үтсә, кеше сәламәтлегенә зарар китерерлек матдәләр. Күп матдәләр әле авыз эчендә чакта ук организмга үтеп керә башлый. Әлбәттә, бу һич тә без тешне чистартырга тиеш түгел дигәнне аңлатмый. Бары тик һәр кеше кулланган теш пастасын үзе җентекләп өйрәнергә тиеш дигән сүз генә.

- Хәзер табибларга, чирле санына карап, акча бүленә дип әйтәләр, бу дөресме?

-Чирнең санын да, төрен дә хисаплыйлар, аның авырлыгын да исәпкә алалар һәм, әлбәттә, акчалар шуларга чамалап бүленә. Профилактикага, диспансеризация, гигиена пропагандасы өчен дә акча бүленә. Диспансерлар профилактика белән тыгыз шөгыльләнә. Профилактика кабинетлары да эшли. Ә менә  медикларның хезмәт хакы кешеләрнең чирләү  саны белән бәйләнмәгән.

-Озайлы вакыт дәваланганнан соң, яңадан шул ук чир белән дәваханәгә эләкмәс  өчен нишләргә?

-Стационардан кайткач, поликлиникадагы табиблар күзәтүе астында, үзеңне бик тә саклап яшәргә кирәк. Дәваланырга дип әйтмим, кеше үзен-үзе сакларга тиеш дип әйтәм. Чир кискенләшүеннән саклана белү үзе бер гыйлем! Табиб, гадәттә, пациентка: мөмкин булган кадәр салкын тидермәскә тырыш, җылы киен, аракы эчмә, тәмәкене тартуны ташла, ди. Диета кирәк булуны да кисәтә. Ашаган-эчкән азыкны, диета төзү өчен, күзәтү көндәлегенә язып барырга куша. Боларның барсын да төгәл үтәргә киңәш итәм. Мәсәлән, бер кешедә подагра, шикәр диабеты, атеросклероз, симезлек кебек чирләр берьюлы булса, дүрт диетаның уртагын табарга кирәк. Бу әле белемле кеше өчен да җиңел түгел, ә менә язып барганда, табиб нәкъ сезнең өчен кулай булган диетаны тәкъдим итә  алачак. Шактый чирләрне диета белән генә дә “авызлыклап” булуы хакында онытмыйк. Әгәр дә сез табиб күрсәтмәләрен төгәл үтәсәгез, ярты елдан ук аның уңай нәтиҗәсе күренәчәк. Тик җайга салынган диетаны туктаусыз дәвам итү кирәк булачак.

Диванда кырын ятып кына чирдән арынып булмый. Чир килеп ишек какты икән, мөмкин булган кадәр яшәү-туклану рәвешен дә үзгәртергә туры киләчәк. Моны аңлаган кешенең  организмы төгәлрәк эшли башлый.

үләүле медицинага булган карашыгыз?

-Ана карынынан башлап, тулы бер гомер кичеп фани дөнья белән хушлашканчы, адәм баласы бездә хөкүмәт медицинасы күзәтүе һәм саклавы астында.  Бер түләүле табиб та, хәтта шәхси финанс карамагында булган больница да, бу эшне үзенә ала алмый. Шулай да, түләүле ярдәм – ул кешегә генә түгел, дәүләт медицинасына да зур ярдәм дип әйтер идем.

Табибның дипломында “Дәвалау эше буенча белгеч” дип язылган була. Шундый документны кулга алганчы табиб өзелексез 6 ел укый һәм эшләү дверендә дә туктаусыз белемен арттырып тора. “Дәвалаучы табиб” төшенчәсе 323-че федераль законның 7 пункттан торган 70-нче статьясында анык аңлатылган. Ул нибары ярты гына бит,сез аны интеренет аша укып чыгыгыз әле.

Табиб-консультант, күпне белеп, тирәннән күреп эшләсә дә, дәвалаучы табиб функциясен тулысынча башкара аламы икән дип уйлыйм мин. Түләүле “дәвалаучы табиб” кайда ул?!  Кемнеңдер: ул - терапевт, дип җавап бирүе мөмкин. Ләкин бит терапевтның җаваплылыгы да төрлечә. Бар терапевт-консультантлар: алар барсын да белә, әмма дәвалау эшен башкарганда эчке әгъзалар даирәсе белән чикләнә. Бар участокка беркетелгән терапевт – “участковый терапевт”, гаилә врачы, менә аның функциясе законда язылганча, давлаучы табибка туры килә, минемчә.

(Дәвамы “Сихәт”нең алдагы санында).

                                          Гөлара Арсланова.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас