Барлык яңалыклар
Милли проектлар
15 ноябрь 2023, 13:10

Башкортстанда эшкуарлар саны арта

Сүз кече-урта эшкуарлык субъектлары турында бара.

Башкортстанда эшкуарлар саны арта
Башкортстанда эшкуарлар саны арта

2023 елның 10 ноябренә кече-урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестры мәгълүматлары буенча, соңгы 12 айда Башкортстанда теркәлгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 7,3 меңгә арткан һәм 133,6 мең берәмлек тәшкил иткән. Бу 2022 елның 10 ноябренә караганда 5,7% ка күбрәк, дип хәбәр иттеләр республика Хөкүмәте матбугат хезмәтендә.

„Мондый уңай динамика дәүләт ярдәме булганга,  шул исәптән “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм”  милли проекты чаралары кысаларында да тәэмин ителде", — дип билгеләп үтте БР эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Бер үк вакытта республикада үзмәшгульләр саны артуын дәвам итә. 2023 елның 1 ноябренә һөнәри керемгә салым түләүчеләр саны 174,1 мең кешегә җиткән. Бу узган ел күрсәткеченнән 38,7% ка югарырак.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: