Милли проектлар
15 Ноября 2023, 07:45

Бакалы районында яңа ФАП ачылды

Соңгы өч елда район җирлегендә  җиде медпункт төзелгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бакалы районында яңа ФАП ачылдыБакалы районында яңа ФАП ачылды
Бакалы районында яңа ФАП ачылды

«Сәламәтлек саклау»  милли проекты ярдәмендә Бакалы районының Иске Әҗмәй авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды, дип хәбәр иттеләр төбәк сәламәтлек саклау министрлыгында.

Яңа бинада беренчел медицина-санитар ярдәмне Иске Әҗмәй һәм Николаевка авыллары, шулай ук Нарат-Чукур, Яңа Әҗмәй  һәм Галиуллинка авыллары халкы алачак. Аларда барлыгы 443 кеше яши, шуларның 36сы — балалар.

2021 елдан 2023 елга кадәр республиканың Бакалы районы авылларында җиде ФАП төзелде. Алар арасында Яңа Балыклы авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты бар.

“Болар барысы да “Сәламәтлек саклау” милли проекты ярдәмендә барлыкка килгән. Аның өстенлекле бурычларының берсе — авылда сәламәтлек саклауны ныгыту һәм модернизацияләү",  - ди министр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас