Милли проектлар
14 ноябрь 2023, 05:56

Уңыш бәйрәме үтте

Яңавылның Карман авылы китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан  авыл халкы өчен “Яшелчәләр банкеты” дип аталган күркәм чара оештырылды.

Уңыш бәйрәме үттеУңыш бәйрәме үтте
Уңыш бәйрәме үтте

   Яңавылның Карман авылы китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан  авыл халкы өчен “Яшелчәләр банкеты” дип аталган күркәм чара оештырылды.

   Мул уңыш алуга, иминлеккә багышланган бу чараны алар Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында үткәрде.

   Бәйрәмгә җыелган карманлылар уңыш турында җырлар җырлады, табышмаклар чиште, үзләренең авыл хуҗалыгы культуралары буенча булган белемнәрендә көч сынашты.

   Кунаклар алдында диетология һәм тарих белгечләре, һәвәскәр бакчачылар чыгыш ясады. Оештырылган конкурсларда, уеннарда һәм тамашаларда катнашырга теләүчеләр күп булды. Оста бакчачылар үзләре үстергән уңышларыннан күргәзмә оештырды, шулай ук кышка консервлар эшләү рецептлары белән дә бүлеште.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас