+21 °С
Болытлы


Районның Антоновка авылында, “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында, яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Яңа дәвалау учреждениесе барлык замана таләпләренә җавап бирә: анда авыруларны кабул итү өчен иркен кабинет та, процедура бүлмәсе һәм санузел, шулай ук даруларны саклау өчен аерым бүлмә дә бар.
Яңа ФАП 229 кеше (шуларның 51е- балалар) яшәгән Антоновка авылын хезмәтләндерәчәк. Моннан алдарак Сарыш авылында да шундый ук заманча ФАП ачылуы турында хәбәр ителгән иде.
Фото: Башинформ.