

Илнең киләчәге ышанычлы була.
Бүген илебездә, “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында, яшь буынның сәламәтлеген кайгырту эше зур урын алып тора. Бу юнәлештә ата-аналар, медиклар, педагоглар, төбәк һәм федераль власть вәкилләре кулга-кул тотынышып эшли.
Башкортстанда балалар һәм үсмерләр турында кайгырту дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. “Взлетай!” дип аталган белем бирү буенча бишенче форумның пленар утырышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров болай диде: “иң мөһим приоритет – балалар саулыгы”.
Төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә республика мәктәпләрендә 1,5 медицина кабинетлары эшләп килә.
Фото: Башинформ.