Милли проектлар
13 ноябрь 2023, 07:02

Русиянең сәламәт шәһәрләре ничәү?

V “Русиянең сәламәт шәһәрләре” конкурсына йомгак ясалды. Бу хакта БР хезмәт министрлыгы хәбәр итә.

Русиянең сәламәт шәһәрләре ничәү?Русиянең сәламәт шәһәрләре ничәү?
Русиянең сәламәт шәһәрләре ничәү?

V “Русиянең сәламәт шәһәрләре” конкурсына йомгак ясалды. Бу хакта БР хезмәт министрлыгы хәбәр итә.

Әлеге конкурс “Демография” милли проекты кысаларында үткәрелеп килә. Аның максаты – җәмгыять сәламәтлеген ныгыту һәм сәламәтлекне саклаучы мохит тудыру буенча урындагы үзидарәләрнең нәтиҗәле эш тәҗрибәсен ачыклау һәм тарату.

Конкурска Русиянең 27 төбәгендә урнашкан 150 муниципаль берәмлек гариза тапшырган. Сибайга җиңүне “Гаилә” көньяк-көнчыгыш районара үзәге коллективының сәламәтләндерү программасы алып килде. Ул конкурста 2 урын яулады.

Иң яхшы проектлар авторларын бүләкләү чарасы 29 ноябрьдә Мәскәүдә узачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас