Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 ноябрь 2023, 11:00

Мәшгульлек үзәкләре үзгәртеләчәк

Яңа офислар “Работа России” кадрлар үзәге форматында эшләячәк.

Мәшгульлек үзәкләре үзгәртеләчәк
Мәшгульлек үзәкләре үзгәртеләчәк

2024 елда Башкортстанда барлык мәшгульлек үзәкләрен модернизацияләячәкләр. Бу хакта БР Гаилә, хезмәт һәм социаль мәшгульлек министры Ленара Иванова атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте. Яңа офислар “Работа России” кадрлар үзәге форматында эшләячәк.

Яңартулар федераль хезмәт министрлыгы проекты кысаларында үткәреләчәк. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча республика мәшгульлек хезмәтен комплекслы модернизацияләү буенча пилот төбәкләр исемелегенә кергән. Бу максатка 760 млн сум акча бүленәчәк. Шуларның 426 млн сумы – федераль бюджеттан.

Русия Хезмәт министрлыгы каршындагы мәшгульлек өлкәсендә компетенецияләр федераль үзәге белгечләре әйтүенә караганда, бу проектта катнашучы төбәкләргә юлланачак траншларның иң зурысы.  

Әлеге эшләр барысы да ил президенты Владимир Путин гамәлгә куйган “Демография” милли проектының “Мәшгульлеккә булышлык итү” федераль проектын республикада тормышка ашыруга булышлык итәчәк.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: