

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек саклау” милли проектына ярашлы Кушнаренко район хастаханәсе калын эчәклектәге яманшешне диагностикалаучы заманча аппаратлы булды.
Фиброколоноскоп хастаханәгә август аенда кайтарылган иде, бу вакыттан бирле 30 пациентка диагностика үткәрелгән. Заманча җиһаз авыруга колоректаль зонада минималь җайсызлык белән үткәрелә. Авырулар еш кына гемоглобины төшеп, яисә ашказаны-эчәклек органнарында кан китү зары белән табибка мөрәҗәгать итә. Эчәклектә яманшеш, полипларны табу өчен тикшеренү үтәргә кирәк.
Тикшеренүләр диспансеризация кысаларында да үткәрелә. Яңа аппаратта шулай ук, биопсия анализы алу мөмкинлеге дә бар.
Чыганак: Министерство здравоохранения Республики Башкортостан