Милли проектлар
10 ноябрь 2023, 11:03

Русия - Казахстан

Уфада да көтәбез.

Русия - КазахстанРусия - Казахстан
Русия - Казахстан

Уфада да көтәбез.

 

Русия һәм Казахстан арасындагы хезмәттәшлек төбәкара ХХ Форумы Уфада узачак.

Русия Президенты Владимир Путин 9 ноябрь көнне Астанага эш сәфәре белән килде. Владимир Путин һәм Казахстан президенты Касыйм-Юмарт Токаев күзгә-күз аралашып, берничә документка кул куйды.

Килешүләр алдыннан ике ил лидеры видеоэлемтә буенча Русия-Казахстан төбәкара XIX Форум утырышына кушылды.

Бу форум  «Авыл хуҗалыгы  – көчле икътисад нигезе», дип атала.
Сәламләү сүзендә Владимир Путин Казахстан җитәкчесенә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Бу элемтәләр ике илнең төбәкара үсешендә мөһим рольгә ия.

Форсаттан файдаланып, Русия президенты форумда катнашучыларны  Уфага, бездә узачак чираттагы форумга  чакырды.
«Русия белән Казахстан хезмәттәшлегендә төбәкара бәйләнешләр төп рольләрнең берсен үти.  Төбәкләрнең үзара хезмәттәшлеге һәм бу юнәлештәге барлык файдалы башлангычлар хупланыр.  Форумда катнашучыларга һәм оештыручыларга барсына да нәтиҗәле эшчәнлек телим. 2024 елда чираттагы форум  Русиядә, Уфада узачак. Мин сезне анда катнашырга чакырам», - диде  Владимир Путин.

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас