Милли проектлар
10 ноябрь 2023, 08:09

Мәктәпләргә кире кайтыр идең...

Балалаларга нинди яхшы мөмкинлекләр бирелә?

Мәктәпләргә кире кайтыр идең...Мәктәпләргә кире кайтыр идең...
Мәктәпләргә кире кайтыр идең...

Балалаларга нинди яхшы мөмкинлекләр бирелә?

 

Мәчетле районында «Кванториум» балалар технопаркын ачу тантанасы үтте.

Ул Олы Ык тамагының 1 санлы лицеенда ачылды һәм “Мәгариф” гомумдәүләт проекы кысаларында эшли.

Район мобиль технопарк программасы эшләүче 12 районның берсе булды. Бу һәр балага югары заманча технологияләр белән шөгыльләнергә форсат бирә. Шулай хыяллар ныгыячак, үсмерләр фән илендәге максатларына ирешү мөмкинлекләре булуын аңлаячак.

Остазлары: Роман Солодовников, Валерий Завозин, Элиза Хәлиуллина «Кванториум»га фатиха биреп, иң мөһим сабакларны: геоинформацион технологияләр һәм аэротехнологияләр (ГЕО/АЭРО); сәнәгать дизайны һәм сәнәгать робототехникасы (ПромРобо/ПромДизайн); виртуаль һәм тулыландырылган  чынбарлык/мәгълүмати технологияләр (VR/AR/IT) аңлатыр.

“Дәресләр районның 180 укучысы өчен оештырыла, остазлар ике атна дәвамында дәресләр уздырачак. Балалар өчен бу яңалыклар мавыктыргыч булыр һәм алар ныклы белем алырлар, командада эшләргә өйрәнерләр”, – дип ышаныч белдерә район хакимияте башлыгының эшкуарлык      һәм икътисади үсеш буенча урынбасары Илшат Хәсәнов.  

 

.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас