Милли проектлар
10 ноябрь 2023, 08:31

Безнең сырны кемнәр ашый?

Бәләбәйлеләр булдырамы?

Безнең сырны кемнәр ашый?Безнең сырны кемнәр ашый?
Безнең сырны кемнәр ашый?

Бәләбәйлеләр булдырамы?

 

 

Бәләбәйнең бишенче партия сыры Сербиягә озатылды. Бу хакта төбәк буенча Россельхознадзор идарәлеге белдерде.

19 тонна күләмендә 45 % «Гауда» сыры тикшереп, тиешенчә теркәлгән. Ул Сербия Республикасына озатылырга әзер.

 “РФ чик буйлары  ветеринар тикшерү бүлеге белгечләре тарафыннан сайлап алынган каты сыр үрнәкләре ФГБУ «ВНИИЗЖ» Брянск филиалында  тулысынча лаборатор тикшеренүләр үткән”, —дип белдерделәр ведомствода.

 

Сөт ризыклары, импортлаучы илгә карата куелган таләпләргә ярашлы, микробиологик тикшерү узган.

 «Тикшерү нәтиҗәләре Башкортстан продукциясенең таләпләргә җавап бирүен күрсәтте. Сыр партиясенә экспорт ветеринар сертификаты тапшырылды», —  диделәр төбәк  Россельхознадзорында.

Мондый эшчәнлек “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында уңышлы эшчәнлек билгесе булып тора.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас