Милли проектлар
9 ноябрь 2023, 06:30

Трасса яңартыла

Инҗәр һәм Белорет - туристларның яраткан ял урыннары.

Трасса яңартылаТрасса яңартыла
Трасса яңартыла
Республиканың Кырмыскалы районының Иске Шәрәй авылы янындагы Уфа - Инҗәр - Белорет юлы ремонты тәмамланган. Ремонт эшләре "Хәвефсез сыйфатлы юллар" милли проекты булышлыгында башкарылган.
РБ транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов белдерүенчә, Инҗәр һәм Белорет -  туристларның яраткан ял урыннары. Бу трасса буйлап, мәсәлән, "Абзак" тау чаңгысы курортына, Атыш шарлавыгына һ.б. гүзәл табигатьле урыннарга барырга мөмкин.  Шуңа да әлеге юлны норматив торышка китерү үтә мөһим санала.
Быел милли проект булышлыгында Уфа-Инҗәр-Белорет юлының 11 участогында ремонт эшләре билгеләнгән.  Бу трассаның 26 километрын ремонтлау планлаштырылган. Эшләрне быел ноябрь ахырына кадәр төгәлләмәкчеләр.
 
"Башинформ" буенча.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас