Милли проектлар
9 ноябрь 2023, 11:00

Белокатайда бер-бер артлы яңа ФАПлар ачыла

Белокатай районында барлыгы 28 ФАП санала.

Белокатайда бер-бер артлы яңа ФАПлар ачылаБелокатайда бер-бер артлы яңа ФАПлар ачыла
Белокатайда бер-бер артлы яңа ФАПлар ачыла
Республиканың Белокатай районының Атарша авылында  модульле фельдшер-акушер пункты ачылган. Ул "Сәламәтлек саклау" милли проектының "Беренчел звеноны модернизацияләү" программасы булышлыгында төзелгән. 
70 квадрат метр мәйданлы яңа бинада беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле шартлар тудырылган. Кабинетлар заманча корылмаларга баетылган. Яңа ФАП Атаршадан тыш, күрше Сосновка һәм Кызыл Кырмыска авылларында яшәүче 350 кешене хезмәтләндерәчәк. 
Белокатай районында барлыгы 28 ФАП санала. Ел ахырына кадәр Ямаш авылында  да яңа ФАП үз ишекләрен ачачак. Алдагы ике ел эчендә тагын 4 ФАП төзү планлаштырылган. 
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас