+21 °С
Болытлы


Уфа районының Дорогино авылында ял, мәдәни-күңел ачу һәм спорт чаралары үткәрү өчен комплекс төзелде. Ул «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында төзелгән. Объектта иҗтимагый территорияләрне комплекслы төзекләндерүдә иң заманча казанышлар тормышка ашырылды, дип билгеләп үттеләр БР Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында. Проект 2023 елда җәмәгать тавыш бирү барышында сайланган.