Милли проектлар
7 ноябрь 2023, 05:40

Диспансеризацияне яңа ФАПта үтәләр

Богдашкино халкының шатлыгы зур.

Диспансеризацияне яңа ФАПта үтәләрДиспансеризацияне яңа ФАПта үтәләр
Диспансеризацияне яңа ФАПта үтәләр

Күгәрчен районы Богдашкино авылы халкы яңа фельдшер-акушерлык пунктында диспансеризация үтү мөмкинлегенә ия булды.  Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, модульле ФАП ачылганнан бирле диспансерлаштыруның беренче этабын 70ләп кешесе узган.

ФАП «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Башкортстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк проекты кысаларында урнаштырылган. Медицина учреждениесе район үзәгеннән 27 чакрым ераклыкта урнашкан. Аңа 127 кеше, шул исәптән 13 бала беркетелгән.

Фельдшер Вәзирә Котлыгилдина сүзләренчә, район халкы сыйфатлы һәм уңайлы медицина ярдәме ала.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас