

Ил Президенты Владимир Путин тарафыннан барлыкка килгән "Мәдәният" милли проекты кысаларында, Яңавыл районының Кисәк-Каен авылы клубында Кыш бабай белән «Кыш бабайның туган көне» онлайн фотоконкурсы узачак.
Конкурста 14 яшькә кадәрге балаларның Кыш бабай белән бергә төшкән фотолары кабул ителә. Конкурста теләгән һәркем катнаша ала. Конкурсның җиңүчесе лайклар саны буенча билгеләнә.
Әйткәндәй, Русиядә Кыш бабайның туган көне 18 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәм датасы очраклы сайланмаган, нәкъ менә шушы көнне Бөек Устюгта беренче кышкы салкыннар башлана дип санала. Һәр ноябрьдә бәйрәм хөрмәтенә Бөек Устюгта бәйрәм чаралары уза.