

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменә Халыклар бердәмлеге көне белән котлау җибәрде.
"Хөрмәтле Радий Фәрит улы!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм.
Русиянең бөек тарихы, аның куәте, көче һәм дәүләтчелеге безнең ата-бабаларыбыз буыннары тарафыннан, аларның ныклыгы һәм кыюлыгы, фидәкарь хезмәте нәтиҗәсендә булдырылды.
Ватанга булган ихлас сөю, аның язмышына бәйле булуыбыз бүген дә безнең өчен ышанычлы әхлакый нигез булып тора, куелган максатларга ирешергә булыша.
Сезгә уңышлар һәм изге теләкләр юллыйм", - диелә котлауда.