Милли проектлар
4 ноябрь 2023, 06:03

Балалар елмаюы фотосурәтләрдә

Башкорстанның Яңавыл районында бөтендөнья балалар көненә багышланган “Балалар елмаюы” фотоконкурсы үтә.

Балалар елмаюы фотосурәтләрдәБалалар елмаюы фотосурәтләрдә
Балалар елмаюы фотосурәтләрдә

Башкорстанның Яңавыл районында бөтендөнья балалар көненә багышланган “Балалар елмаюы” фотоконкурсы үтә.

“Мәдәният” милли проекты кысаларында Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк-Каен авылы күпфункцияле клубында “Бала елмаюы” дип аталган онлайн фотоконкурс оештырыла. Ул Бөтендөнья балалар көненә багышлана.

Катнашучылар электрон вариантта бер фотоколлаж рәвешендәге фотография тәкъдим итә. Фотода, һичшиксез, бала елмаюы тасвирланган булырга тиеш. Бер баланы гына төшерергә дә, аның янында башка кеше булырга да мөмкин.

Кызыклы ракурста төшерелгән фотолар да ярый. Иң мөһиме, бала көлсен һәм елмайсын.
-Аналар өчен балаларның елмаюыннан да әйбәтрәк нәрсә булырга мөмкин? Бала елмаюы – ул аның бәхет күрсәткече. Бала елмая икән, дөнья бәхет һәм шатлык белән тула, елмайган балага карап, өлкәннәрнең дә күңелендә тынычлык урнаша, - ди оештыручылар.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас