Милли проектлар
3 ноябрь 2023, 06:38

Тырышканнар гына үргә менә!

Иглин районында яшәүче Тимур Исмәгыйлов, яшь кенә булуына карамастан, шәхси эшкуар буларак үз эшен яңа үрләргә әйди.

Тырышканнар гына үргә менә!Тырышканнар гына үргә менә!
Тырышканнар гына үргә менә!

Иглин районында яшәүче Тимур Исмәгыйлов, яшь кенә булуына карамастан, шәхси эшкуар буларак үз эшен яңа үрләргә әйди.

   Аның балык һәм ит маринадлый һәм ыслый торган оешмасы “Ирләрчә эшләү” дип атала һәм халык арасында танылу ала бара. Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” дип аталган милли проект кысаларында 500 сум күләмендә акчалата ярдәм алу аңа эшен тагын да киңрәк җәелдерү өчен офыклар ачкан.

   2023 елда Тимур субсидия бирүне сорап конкурска гариза язган булган һәм анда җиңеп, зур ярдәм алган. Бирелгән субсидия акчасына ул ыслау корылмасы сатып алган, хәзер инде әзер продукция җитештерүне 100 кг.га кадәр җиткерергә исәпли.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас