

“Фән безнең тирәдә” дип аталган табигый фәннәр буенча Бөтенрусия олимпиадасы бара.
Ул 1-9 сыйныф укучылары арасында арасында үткәрелә. Олимпиада Учи.ру платформасында, “Фән һәм университетлар” милли проекты кысаларында үткәрелә.
Зур чараны үткәрүнең төп максаты – мәктәп укучылары арасында әйләнә-тирәдәге дөньяга һәм физика, химия, география, биология кебек табигый фәннәргә карата кызыксыну уяту. Һәм, әлбәттә, анда катнашкан укучыларда киләчәктә шул белемнәр буенча һөнәр алуга кызыксыну уяту.
Олимпиадада катнашу өчен сайтта https.//nauka.uchi.ru/ теркәлү һәм Учи.ру.дан алынган логин һәм пароль белән керү. Бар катнашучы балалар уңышларына карап сертификат, грамота яки дипломга лаек булачак, укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырылачак.
Фото: национальныепроекты.рф