Милли проектлар
2 ноябрь 2023, 13:11

Яңа җиһаз яманшештән сакласын

Милли проект ярдәмендә Стәрлебаш хастаханәсендә яңа маммографта ике меңнән артык тикшерү үткәрелгән.

Яңа җиһаз яманшештән сакласынЯңа җиһаз яманшештән сакласын
Яңа җиһаз яманшештән сакласын

 

Башкортстанның Стәрлебаш үзәк район хастаханәсенә яңа цифрлы маммограф «Маммоскан» кайткан. Бу РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Башкортстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Аны эксплуатацияли башлаганнан бирле ике меңнән артык хатын-кыз тикшерү узган.

Маммография сөт бизен аз дозалы рентген нурланышы ярдәмендә тикшерә. Яңа аппарат гомуми скрининг өчен оптималь, эксплуатациядә ышанычлы һәм югары сыйфатлы сурәт тәэмин итә, шулай ук җитәрлек дәрәҗәдә куркынычсыз, чөнки рентген нурланышының түбән дозасына ия.

- Без район хатын-кызларына сыйфатлы диагностика үткәрү өчен күп вакыт сарыф итәргә кирәк булмавына бик шат. Маммография -иртә стадиядә күкрәк шешләрен ачыклауның иң киң таралган ысулы. Җиһазлар теләсә нинди проекцияләрдә тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлек бирә, шуның ярдәмендә белгечләр патологияләрне ачыклау һәм вакытында дәвалау билгеләү мөмкинлегенә ия, - дип билгеләп үтте баш табиб Фидаил Хәбибуллин.

Чыганак: Министерство здравоохранения Республики Башкортостан

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас