

Алар РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.
Мәләвез районының Сарыш авылында ачылган яңа ФАПка 347 пациент беркетелгән, шуларның 65е – балалар.
Кырмыскалы районының Иске Бабич авылындагы яңа ФАП та беренче пациентларын кабул итте. Фельдшерлары Закирә Абдуллинаның хезмәт стажы – 41 ел. Аның күзәтүе астында 694 кеше.
Яңа ФАП Архангель районының Максим Горький авылында ачылды. Бу авылда меңгә якын кеше яши.
Караидел районының Тегермән һәм Аскиш авылларында да яңа медицина пункты ишекләрен ачты. Тәҗрибәле фельдшер Әльфия Әсләмова заманча җиһазлар белән кешеләрнең сәламәтлеге сагында торачак.
Стәрлебаш районының Турмай авылында да 239 олы һәм 24 бала сыйфатлы медицина ярдәме алала.
2023 елда барлыгы 75 фельдшер-акушер пункты урнаштыру планлаштырыла.