Милли проектлар
2 ноябрь 2023, 05:09

Хатын-кызларның гомерен саклап

Башкортстан район хастаханәсендә милли проект буенча куелган аппарат ике ел дәвамында хатын-кызларның сәламәтлеген коткара.

Хатын-кызларның гомерен саклапХатын-кызларның гомерен саклап
Хатын-кызларның гомерен саклап

 

2021 елда Архангельск үзәк район хастаханәсенә РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Башкортстан Республикасында беренчел звеноны модернизацияләү» төбәк программасы кысаларында заманча цифрлы маммограф килде.

Җиһазлар урнаштырылганнан бирле меңнән артык тикшерү үткәрелде, дип хәбәр иттеләр БР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

"Барлык хатын-кызлар өчен күкрәк яман шешен профилактикалау мәҗбүри. Әлеге тикшерү нәтиҗәсендә авыруның башлангыч этапларында патологик үзгәрешләрне ачыклау мөмкинлеге барлыкка килә", - дип билгеләп үтте хастаханәнең табиб-рентгенологы Олег Шваб.

Шул ук санда пациентлар Хәйбулла районында яңа маммографта тикшерелгән.

Агымдагы елда республика хастаханәләрендә 4 меңнән артык заманча медицина техникасы барлыкка киләчәк.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас