

Бәйрәм программасы башланыр алдыннан төбәк җитәкчесе Конгресс-холл фойесында оештырылган фермер продукциясе күргәзмәсе белән танышты. Шулай ук икмәк пешерүче, сырлар ясаучы, кымыз, бал һәм чәй җитештерүче, җиләк үстерүче авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре белән аралашты. Эшкуарлар төбәк җитәкчелегенә тармакка күрсәтелеп килүче ярдәм өчен рәхмәт җиткерде. Радий Хәбиров фермерларга авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өчен җиһазлар сатып алу чыгымнарын субсидияләү чараларыннан активрак файдаланырга киңәш итте.
– Безнең фермерларның һәм кооператорларның үз продуктларын сатарга өйрәнгәннәрен күрү бик сөенечле, алар матур итеп тутырылган, –диде Радий Хәбиров. Иң мөһиме – бу товарлар үзебездә җитештерелгән һәм сыйфатлы. Алар инде сәүдә челтәрләре һәм кибет киштәләрендә кулланучыга тәкъдим ителгән.
Тантаналы җыелышта республика Башлыгы Башкортстан аграрийларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
- Кадерле дуслар! Бүген сезгә чын күңелдән рәхмәт белдереп, барлык авыл хезмәткәрләренә, ветераннарга, җитештерү алдынгыларына иң яхшы теләкләребезне җиткерергә рөхсәт итегез! Сезне тагын бер тапкыр бәйрәм белән котлыйм! Сәламәтлек, иминлек телим! Өйләрегездә тынычлык булсын, - диде ул.
Чыгышы ахырында Башкортстан Башлыгы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең югары нәтиҗәләренә ирешкән муниципалитет җитәкчеләренә дипломнар, бүдләкләр тапшырды.
Бүләкләнүчеләр – механизаторлар, тракторчылар, оешма җитәкчеләре һәм белгечләр, эшкуарлар һәм фермерлар, җәмгысе 51 кеше. Алдынгылыкта бил бирми эшләүче хезмәт уңганнары “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проекты кысаларында куелган бурычларны үтәгәндә “бил бирми”.
Фото: glavarb.ru