

Тротуары 3 метр киңлектә, ди.
Уфада, В.Путинның май указлары нигезендә эшләп килүче «Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында, ике тапкыр Советлар Союз Герое, каһарман очучы Муса Гәрәев урамы ачылды.
Параллель рәвештә, Архитектор Рехмуков урамы буйлап янәшә төзелүче юл белән ул Спорт көрәше үзәгенә юл ачачак. Бу өч объект та Уфаның 450- еллыгына багышлана.
Урам 493 метр озынлыгында, машиналар өчен юл – 7 м киңлектә, ә тротуарныкы – 3 м.
Юл планлаштырылган вакытыннан 243 көнгә иртәрәк ачылган.
Төзелеш-монтаж эшләре барышында су үткәргечләр, канализация, элемтә, җылылык челтәре үзгәртеп корылды.
Яңгыр суын агызу юллары 470 метрга сузылган. Газүткәргеч - чуеннан.
Термопластиктан 8 меңнән артык юл билгеләре салынган. 77 юл билгесе куелган, 131 кв.м тактиль плитәләр салынган. Заманча яктырткычлар -14.
– Шәһәрнең бу өлешен төзекләндерү “елгадан-елгага” төзелеш эшләре алып барылу белән аерылып тора. «Воронки» паркыннан башладык, арытаба Гафури паркыннан “Курайлы малай” фонтанына кадәр эшләнә. Аннары Көрәш үзәгенә һәм 1225 урынлык мәктәп төзелешенә таба дәвам итәбез.
Без төзелеш алып барылган урыннардагы һәр өлеш тәмамлануга шатбыз. Бу участокны вакытыннан алда төгәллдек һәм кешеләр бу уңайлыклар белән файдаланга башлаячак, – диде Уфа мэры Ратмир Мәүлиев.