Милли проектлар
1 ноябрь 2023, 15:32

Батырлык яшькә карамый

Кем ул кыю үсмер?

Батырлык яшькә карамыйБатырлык яшькә карамый
Батырлык яшькә карамый

Кем ул кыю үсмер?

 

 Федерация Советында “Герой-балалар” Бөтенрусия гражданлык-патриотик проекты кысаларында экстремаль хәлләрдә батырлык күрсәткән балаларны һәм үсмерләрне бүләкләү тантанасы узды.

Чарада Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак, Федерация Советы Рәисе урынбасары Юрий Воробьев, Русия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы җитәкчесе Александр Куренков, Русия Федерациясе сенаторлары, төбәкләрнең дәүләт власте башкарма һәм закон чыгару органнары җитәкчеләре, “Русия Герое” исеменә лаек булган мактаулы кунаклар катнашты.

Шундый зур тантанада безнең Башкортстан кызына да зур бүләк әзерләнгән иде.

“Герой-балалар” Бөтенрусия гражданлык-патриотик проекты Русиянең атказанган коткаручысы, Русия Герое Юрий Воробьев башлангычы белән төзелгән һәм 2014 елдан бирле уңышлы эшләп килә.

Яшь геройларны сәламләп, Валентина Матвиенко, традиция буенча, очрашу искиткеч бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көне алдыннан уза, дип билгеләп үтте.

“Бу залда бөтен Русиядән герой-балалар җыелды. Сез барыгыз да бик төрле, әмма сезне иң мөһим, иң кыйммәтле кешелек сыйфатлары – кыюлык, битараф булмау, шәфкатьлелек берләштерә. Сез үз мисалыгыз белән батырлыкның яшькә карамавын исбатладыгыз. Һәм бүген безгә һәрберегезнең кулын кысарга, бөтен илгә сезнең изге гамәлләрегез турында сөйләргә искиткеч мөмкинлек бар. Һәм, әлбәттә, әти-әниләрегезгә, картәниләрегезгә, картәтиләрегезгә, укытучыларыгызга һәм остазларыгызга — зур, игелекле йөрәкле искиткеч балаларны тәрбияләгән һәркемгә рәхмәт сүзләре әйтәбез”, — диде Валентина Матвиенко.

Бөтенрусиянең батыр егетләре-кызлары белән беррәттән Башкортстаннан Анна Белякованы да бүләкләделәр. Хәтерегездә булса, Стәрлетамакта яшәүче 14 яшьлек Анна узган елның көзендә өч сеңлесен һәм энекәшен янгыннан коткарган иде. “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында һәр баланың яшәешенә, иминлегенә зур иг

ътибар булдыру төп бурычларның берсе.

Фото: mgazeta.com

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас