

2021 елда Архангель үзәк район дәваханәсендә "Сәламәтлек саклау" милли проектының "Башкортстан Республикасында беренчел звеноны модернизацияләү" төбәк программасы булышлыгында заманча санлы маммограф кайтарылган. Корылманы урнаштырган вакыттан алып биредә меңнән артык тикшеренү үткәрелгән. Хәйбулла районына кайтарылган маммографта да меңнән артык кеше тикшерелгән.
Билгеле булуынча, маммограф патологик үзгәрешләрне иртә башланган чорыннан ачыкларга ярдәм итә.
Әйткәндәй, республика дәваханәләрен заманча медицина техникалары белән баету эшләре уңышлы дәвам итә. Быел 4 меңнән артык заманча корылма урнаштырылган һәм урнаштыру эшләре бара.
"Башинформ" буенча.