Милли проектлар
31 октябрь 2023, 08:49

Кармышта яңа ФАП ачылды

Ул 490 кешене хезмәтләндерәчәк.

Кармышта яңа ФАП ачылдыКармышта яңа ФАП ачылды
Кармышта яңа ФАП ачылды

Бу көннәрдә Әлшәй районының Кармыш авылында яңа фельдшер-акушер пункты ачылган. Яңа ФАП ачылуына "Сәламәтлек саклау" милли проектының "Башкортстан Республикасында беренчел звеноны модернизацияләү" программасы булышлык иткән.
Бина тантаналы рәвештә ачылган. Ал лентаны авылның хөрмәтле кешесе Рәйфә Шәймөхәммәтова кискән.
63,2 квадрат метр зурлыгындагы бина эчендә халыкка беренче медицина ярдәм күрсәтү өчен кирәкле корылмалар урнаштырылган.
ФАП 490 кешене хезмәтләндерәчәк, шуның 81е - балалар. Аңлашылуынча, авыл халкының зур өлеше - медицина ярдәменә аеруча мохтаҗ саналган өлкәннәр.
Искә төшерик: "Сәламәтлек саклау" милли проекты РФ президенты Владимир Путинның май указына ярашлы 2018 елда расланган иде.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан.

Кармышта яңа ФАП ачылды
Кармышта яңа ФАП ачылды
Кармышта яңа ФАП ачылды
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас