Милли проектлар
31 октябрь 2023, 07:18

Экологлар "БумБатл"га кушылган

Макулатурадан изоляция материалы җитештерәләр.

Экологлар "БумБатл"га кушылганЭкологлар "БумБатл"га кушылган
Экологлар "БумБатл"га кушылган

Башкортстан Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы хезмәткәрләре макулатура җыю буенча "БумБатл" бөтенрусия акциясенә кушылган. Акция "Экология" милли проекты чикләрендә үтә.
Министрлык хезмәткәрләре "БашЭкоВата" предприятиесенә эшкәртүгә 180 килограмм кәгазь тапшырган.
Эковата җитештерү - икенчел ресурсларны файдалануга рациональ карау үрнәкләренең берсе. Калдыкларның табышка әверелү технологик процессын "БашЭкоВата" мисалында өйрәнәләр.
Макулатурадан төзелештә файдаланылучы изоляция материалы җитештерәләр. Эшкәртүгә эләккән макулатураны металл элементлардан арындыру өчен сортларга аералар, турыйлар һәм агарталар. Килеп чыккан продукт эковатага - йортларны җылыту материалына әверелә. Предприятие хезмәтчәннәре бер сәгать эчендә ярты тоннага якын җылыту материалы әзерли.
Акция 15 ноябрьгә кадәр барачак. Катнашу өчен https://бумбатл.национальныепроекты.рф/ сайтында теркәлергә, оешма исемен яисә мөстәкыйль катнашучылар үз мәгълүматларын яза, якындагы кабул итү пунктын сайлап, макулатураны шунда илткәч, шәхси кабинетта отчет бирергә кирәк булачак. Финалда җиңүчеләр билгеләнеләчәк.

БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы сайтыннан.

Экологлар "БумБатл"га кушылган
Экологлар "БумБатл"га кушылган
Экологлар "БумБатл"га кушылган
Экологлар "БумБатл"га кушылган
Экологлар "БумБатл"га кушылган
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас